«Изге хәтер»: тарих сәгате (0+)
1945 елның 9 мае ерагайганнан-ерагая бара, әмма без хәзер дә бу җиңүнең халкыбызга ни дәрәҗәдә кыйммәткә төшүен, ата-бабаларыбызның ватанны ничек яратуы, аны саклавы һәм яклавын хәтерлибез. Киләчәк буын да бу турыда онытмаска тиеш! Шунлыктан Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында, 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Изге хәтер» дигән тарих сәгате уздырды. Балалар бик игътибар һәм кызыксыну белән китапханәченең Бөек Ватан сугышының әһәмиятле бәрелешләре – Мәскәү янында сугыш, Ленинград блокадасы, Сталинград сугышы, Прохоровка янында танклар көрәше, Берлин өчен сугыш турында сөйләвен тыңлады. Тарих сәгате презентация белән үрелеп барды, ул балаларны сугыш геройлары: Брест кирмәнен саклаган Петр Михайлович Гаврилов, очучы Николай Гастелло, Виктор Талалихин, Алексей Маресьев, Сталинград сугышында катнашкан Яков Павлов белән таныштырды. Малайлар һәм кызлар бик теләп бу геройлар турында матур әдәбият әсәрләреннән өзекләрне тыңлады: С. Смирнов «Подвиг майора», С. Алексеев «Талалихин», В. Воскобойников «900 дней мужества». Шулай ук яшь китап сөючеләр зур дулкынлану белән Берлинның Трептов-паркындагы калкулыкта урнашкан Азат итүче сугышчыга һәйкәл турында видео шигырьне тыңлады һәм аның барлыкка килү тарихын белде. Чара барышында балалар танклар сугышы, сугыш башлану турында игълан итү һәм җиңүне бәйрәм итү, Рейхстагка Җиңү Байрагын кадау турында сугыш кинохроникасы кадрларын карады. |